SAO «Dmitrovskiy molotchniy zavod» - le Lait, le fromage blanc, la crème fraîche, le fromage fondu, le kéfir, le lait condensé, l'huile à la crème, l'huile végétal. Le directeur : Aleksandrov Konstantin Borissovitch.



Компания турында


“Дмитров сөт заводы” ел саен Мәскәүдә, Мәскәү өлкәсендә, шул исәптән, Халыкара күргәзмәләрдә катнашып, берничә тапкыр дипломнар, мактау кәгазьләре, рәхмәт хатлары белән бүләкләнде.

2009 нчы елның 9-13нче февралендә Мәскәүдә узган «Продэкспо 2009»1 6нчы Халыкара күргәзмзсендә ААҖ «Дмитров сөт заводы».

23 % майлылыгы булган глазурьланган сырок, эчлек белән ике катлы печенье, күпертелгән шоколад глазуре һәм эремчектән ясалган 23% лы“Татлы эремчек”, ванилин белән күпертелгән 15% лы “Эремчек трубочка”сы очен диплом лауреаты һәм алтын медальләргә лаек булды. “Эретелгэн гөмбэле сыр” комеш медаль яулады.

Лауреат дипломы һәм бронза медальне комиссия бик файдалы һәм тәмле “Ряженка 3,2%” очен бирде.

Безнең 2009 нчы елның февралендә булган 80 еллык туган көн бәйрәменә бу бик зур буләк булды.

2008 нче елның 11-15 нче февральдә 15 нче Халыкара «Продэкспо 2008» кургәзмәсендә ААҖ «Дмитров сөт заводы» югары кулланышлы, узенчәлекле продуктлар: пастеризацияләнгән сөт, каймак, эремчек һәм сыроклар, ряженка өчен I һәм II нче дәрәҗә Дипломнар алды.

Шоссе буендагы сөт кабул итү пункты оешуга 80 ел үтте. Дмитров сөт заводының бугенгесе нинди? Ул, берсүзсез, сөт продуктлары җитештерү базарында лидерларның берсе. Безнең продукцияне Дмитровта гына түгел, ә Россиянең 30 дан артык шәһәрләрендә күрергә була. 200 төрдән артык югары сыйфатлы продукт чыгарып, предприятие 1 елга 100 млн. литр сөт эшкәртә.

Махсуслаштырылган транспорт белән 10 000 кибеткә турыдан-туры сатып алучыга продукцияне тапшыру безнең өчен бик кыйммәтле вакытны һәм “салкын чылбырны” югалтуны минимальләштерергә мөмкинлек бирә. Сөт продуктлары сыйфаты турында сүз барганда, без һәр минутның кадерен беләбез. Компромисс булырга тиеш түгел. Сөт базарында 80 ел эшлибез, узебезнең тарих белән горурланабыз, традицияләрне саклыйбыз. Без ышанабыз: бары тик югары сыйфатлы сөт продуктлары гына чын-чынлап тәмле һәм файдалы була ала.

2008 нче елда без заводны тулысынча “коралландырдык” – иң заманча җиһазлар урнаштырдык, иске производство цехларын ремонтладык, яңа цехлар торгыздык. Алар бүгенге көннең иң югары сыйфат стандартына җавап бирә. Заводны танырлык түгел! Бүгенге көндә ул сөт җитештерү традицияләре белән тирәнгә, үткән гасырга ук китә торган өр-яңа предприятие.

Бездә зур, дус профессионал коллектив эшли. Бер аналитика бүлегегендә генә дә 26 хезмәткәр эшли, шуларның күбесе илебезең иң яхшы югары уку йортларын алтын медальләргә бетергән. Арадан иң өлкәненә 57 яшь, иң яшенә - 21. Стандарт булмаган продукция чыгару ихтималын минимумга кыскарту максатында без 300 дән артык төрле эффектлылык индекаторын тикшереп торабыз.

Без беләбез: бары тик югары сыйфатлы продукт кына безнең иң таләпчән хөкемдарларыбыз – сатып алучыларыбызда хуплау таба, шуның өчен уңышыбыз белән без аларга бурычлы һәм алар өчен кадерләп, менә инде 80 ел яраткан эшебезне эшлибез. Безнең продуктларга карата тотрыклы, вакытлар белән тикшерелгән ышанычыгыз өчен Сезгә зур рәхмәт!

Ихтирам белән, ААҖ «Дмитров сөт заводы» генералҗ директоры Сергеев В.Н.