SAO «Dmitrovskiy molotchniy zavod» - le Lait, le fromage blanc, la crème fraîche, le fromage fondu, le kéfir, le lait condensé, l'huile à la crème, l'huile végétal. Le directeur : Aleksandrov Konstantin Borissovitch.



Теләкләр һәм бәяләр


   Исәнмесез, зинһар үзегезнең сайтка продукция каталогы бүлегендә “продуктка” баскач, тулы мәгълүмат урнаштырыгыгз әле. Рәхмәт.

Надежда Радзиевская

   Исәнмесез. Соңгы вакытта еш кына сез чыгарган эремчек сырокларын сатып алам. Әйтергә кирәк, аларның ике бәясез плюсы бар – тәмле дә, файдалы да.

Дарья, Мәскәү

   Хәерле көн. Без офисыбыз белән иртәнге ашка сезнең 100 граммлы сырокны сатып алабыз. Бик тәмле, йомшак эремчек. Баллылыгы да кирәгенчә. Сыйфатлы продукция өчен рәхмәт.

Юлия

   Хәерле көн. Күптән түгел кулланышка бөртекле эремчек керде. Эремчекне бик яратып бетермим. Беркөнне дустым Дмитров сөт заводында эшләнгән бөртекле эремчек алып килде. Хәзер мин аны көн дә ашыйм, бик тәмле. Гадәттәгечә, мин төрле җитештерүчеләрнең шуңа охшашлы продуктлар ашап карадым, Актимель – бик әче, Простоквашино – тозы күбрәк, Семушкин продукт – хәтерләмим. Нәтиҗәдә, сезнеке иң тәмлесе.

Алена

   Сезнең продукция миңа ошый, ләкин бөртекле эремчекнең җиләге азрак. Күбрәк булсын иде. Ул чагында барсысы да әйбәт булыр.

Алдан рәхмәт әйтеп Марианна

   Сезнең фирма кибетендә һәрвакыт сөт продуктлары сатып алам. Әйтәсе килгәнем шул: “Ряженка” куерак, ә эремчеккә килсәк, анысы бик яхшы.

Дмитрв ш., Андреев Вячеслав

   Сез булган өчен зур рәхмәт. Продуктларыгыз бик тәмле. Шәхсән, мин үзем сезнең фирма кибетеннән даими рәвештә сөт һәм эремчек сатып алам. Тик, кызганычка, сезнең сөтнең саклану срогы бик кыска, аны берәр ничек төзәтеп булмый мы?

Федорова Лилия, Дмитров ш.

   Исәнмесез. Сезгә продуктларыгыз белән сату итә торган кибет мөдире яза. Сезнең товар бик яхшы, сатып алучылар ягыннан ризасызлык юк. Бердәнбер уңайсызлык - сатудан соң бик күп буш тара кала. Продуктларыгызны төргәкләүне арттырсагыз бик яхшы будыр иде.

Зиновьева Оксана Андреевна. Дмитров ш.

   Зур үтенеч. Яңалыкларыгыз турында җитезрәк хәбәр итегез, продукция каталогы эшләп, шуны җибәрелә торган һәр продукция партиясенә урнаштырыгыз. Рәхмәт.

Синнегубов Владимир. Мәскәү.

   Дмитров сөт заводы Дмитров шәһәрендә һәм башка җирдә кибетләр челтәре ача дип ишеттем. Якындагы магазиннар турында беләсе иде. Адрес, телефоннарын күрсәтеп, алар турында белешмә бирә алмассызмы? Рәхмәт.

Медведев Михаил. Дмитров ш.