SAO «Dmitrovskiy molotchniy zavod» - le Lait, le fromage blanc, la crème fraîche, le fromage fondu, le kéfir, le lait condensé, l'huile à la crème, l'huile végétal. Le directeur : Aleksandrov Konstantin Borissovitch.



Безнең партнерлар


Дмитров сөт заводы үзенең юбилеен- 80 яшен бәйрәм итте.

Билгесез сәүдә маркасыннын күпләрнең яраткан брендына әйләнү юлы озын һәм катлаулы булса да, без алга таба да шушы юл белән барырга телибез. Безнең продукция кешеләргә кирәк, без аны һәрчак танырлык, кулланучыларыбыз сатып алырлык итеп эшләргә тырышабыз. Ә кем өчен без ризык җитештерәбез соң? Сатып алучыларыбыз кем?

Без балалар өчен ризыклар чыгарабыз, ассортиментта бик тәмле һәм файдалы эремчек десертлары бар.

Без шулай ук үзенең сәламәтлеге турында кайгыртучы егетләр һәм кызлар өчен, ирләр һәм хатын-кызлар очен продукция җитештерәбез. Безнең ассортиментта сәламәтлек өчен әһәмиятле продуктлар: бифидок, “Мечниковская” оеган сөте, бифилайф бар.

Өлкән яшьтәге кешеләр өчен эремчек, ряженка, кефир ризыклары бик файдалы һәм бәясе дә кулай.

Безнең ризыклардан бик тәмле аш-су әзерләп була, рецептлары озакламый безнең сайтта чыгачак.

Без сатып алучыларга якынрак булырга тырышабыз – йортлары кырындагы кибеттә дә, яратып өлгергән супермаркетлар һәм сәүдә үзәкләрендә, базардагы сәүдә нокталарында да, һәр җирдә фирма кибетләре һәм күчмә тонарлар ачабыз

Шулай итеп, безнең сатып алучыларыбыз – үзенең сәламәтлеген кайгыртучы, һәрвакыт өр-яңа, табигый һәм файдалы сөт ризыклары кулланучы кешеләр!

Моннан 80 ел элек завод шундый кулланучылар өчен эшләгән булса, без бүген дә шул традицияләрне дәвам итәбез.


«Дмитров йомшак упаковка заводы» ҖЧҖ WILD - We Create Great Taste SAAR
«ГОФРА» прозводство берләшмәсе «Ламбумиз» ЯАҖ Экорт компаниясе
ХЧҖ "Мост-1" «Элопак» ЯАҖ «Полекс Упаковка» ЯАҖ
«Воскресенск консерв комбинаты» ХЧҖ "Шоколадница" кондитер фабрикасы «НаDo» ХЧҖ
"Ланит-99" ХЧҖ «Союзснаб» компанияләр группасы  

 


«Дмитров йомшак упаковка заводы» ҖЧҖ

Бу завод – азык-төлек, фармацевтика сәнәгате, техник кулланыштагы продукция өчен полимер материалдан заманча йомшак упаковкалар эшләп чыгаручы зур заводларның берсе. Чыгарыла торган продукция төрләре: полиэтилен һәм полипропилен, катлы һәм комбинацияле материаллар, вакуумлы пакетлар һәм аслыклар, блистер упаковкасы һәм термолаклы фольга, промышленность һәм группалы упаковка өчен җылытып утырту өчен пленкасы. Югары класслы белгечләр һәм заманча җиһазлар җитештерүнең тулы циклын башкарырга мөмкинлек бирә: бу уникаль дизайн-проект әзерләүдән башлап, флексография һәм ротогравюра мөһере сугылган әзер продукцияне заказчик складына илтеп тапшыру дигән сүз.

Бөтен чыгарыла торган продукциягә яраклылык, гигиена буенча сертификатлар бар.

РФ, 141800, Мәскәү өлкәсе, Дмитров ш, Промышленная ур, 20

Телефоннар: +7 (495) 971-83-62, 971-86-50, 972-88-92; +7 (49622) 3-88-13, 3-25-22

Факс: +7 (495) 972-41-87; +7 (49622) 3-57-71

E-mail:

Web:

 

WILD - We Create Great Taste

ВИЛЬД компаниясе дөньяда азыкr-төлек промышленносте һәм эчемлекләр җитештерү өчен табигый ингредиентлар чыгаручыларның берсе. Аның алкогольсез эчемлекләр җитештерү өчен төп компонентлар әзерләү технологиясенең 75 еллык тәҗрибәсе бар.

WILD Russia OOO
Berezhkovskaya Naberezhnaya 16A/2
RUS-121059 Moscow
Russia

Телефоннар: +7-495-741 02 00
Факс: +7-495-741 02 00 ext. 247

Web:


«ГОФРА» прозводство берләшмәсе

Ул гофорокартоннан упаковкалар әзерләү һәм файдалану ысуллары комплекслы эшләүгә специальләшкән берләшмә. Аның Солнечногорск районында һәм Дмитров шәһәрендә ике филиалы эшли.

Һәрбер предприятиенең уңышы аның тактаусыз үсешеннән һәм киңәюенән тора. Базар мөнсәбәтләре йомшап китергә ирек бирми. Шуның өчен компания производствоны техник яктан яңартып кору очен, кадрларның һөнәри әзерлекләрен үстерүгә капитал салып тора.

Предприятиенең яхшы җиһазландырылган техник базасы һәм күпьеллык уникаль тәҗрибәсе бар. Иң заманча лаборатория җиһазлары кабул ителгән чимал һәм әзер продукциягә бөтен төр контроль үткәрергә мөмкинлек бирә.

2006нчы елның ахырында яңа производствоны эшләтеп җибәрү компаниягә Россиянең Үзәк регионында гофорокартон транспорт тартмасы җитештерүчеләре арасында лидерлык позициясен ныгытырга мөмкинлек бирә. Компаниянең бүгенге мөмкинлекләре иң таләпчән клиентларның да сорауларын канәгатьләндерә.

Үзәк офис

«ГОФРА» прозводство берләшмәсенең Мәскәүдәге офисы

Адрес: 123610, Мәскәү, Краснопресненская набережная ур, 12, ЦМТ, 10 нчы кат, 1006 офис

E-mail:

Телефоннар/Факс: (495) 258-18-60 отдел продаж

Җитештерү филиалы

«ГОФРА-ДМИТРОВ» Җитештерү филиалы

Адрес: 148801, Дмитров , Мэскәү өлкәсе, Промышленная ур, 37

Е-mail:

Телефоннар/Факс: (495) 940-91-67, 940-91-68 Клиентлар белән эшләү бүлеге

Web:


«Ламбумиз» ЯАҖ

«Ламбумиз» ЯАҖ 36 ел эшли. Төп продукциясе - 0,5 һәм 1 л. сыешлы сөт һәм сөт продуктлары өчен флексографик мөһер белән “Пюр-пак” тибындагы пакетлар, сыгылмалы упаковка материаллары (сыек фольга, термолаклы фольга, полипропилен, полиэтилен, пергамент, этикетка), үзе ябыша торган этикетка.

Генераль директоры А.И. Коршунов

«Ламбумиз» ЯАҖ сөт һәм әчетелгән сөт продуктлары өчен упаковкалар чыгаручы Россиянең иң эре предприятиеләренең берсе. 1972нче елдан беренче башлаучы булып, шушы базар өлкәсендә 36 ел эшен дәвам итә. “Ламбумиз” ЯАҖ нең төп продукциясе – флексографик мөһер белән Пюр-Пак һәм Тетра-Рекс тибындагы пакетлар, сыгылмалы упаковка материаллары: сыеклатылган һәм термолаклы фольга, күпкатлы пленкалар, пергаментта һәм үзе ябыша торган этикеткалар.

Контактлар

Финанс директоры
Белова Ольга Владимировна
Тел: (495) 448-0034
Е-mail:

Юридик адресы

РФ, 121471, Мәскәү, Рябиновая ур, 51а.
Телефоннар: (495) 446-5524
Факс: (495) 448-3335

Web:


Экорт компаниясе

LКәгазь һәм акламалык кәгазь продукциясе җитештерү компания эшендә иң өстенлекле юнәлеш булып тора. Чек тасмалары җитештерү буенча Экорт компаниясе Европада икенче урында тора һәм кәгазь эшкәртү буенча Россиядә иң эре производство базасы бар. Производство комплексы елына 40 мең тоннага якын кәгазь эшкәртеп чыгара. Масштаблары һәм җәелдерелгән эш юнәлешләре буенча компаниянең Россиядә аналоглары юк. Заманча җиһазлар белән эшләү кәгазь эшкәртүнең тулы циклын башкарырга мөмкинлек бирә. Экорт эре чит ил һәм Россия җитештерүчеләреннән рулон рәвешендә кергән кәгазь төрләрен эшләп чыгара. Без алдагы эш төрләрен башкарабыз: төрле чеклар (бер һәм күпкатлы, аларның һәр катламы төрле кәгазьдән ясалырга мөмкин: гадәти, төсле, җылылык сизүче һ.б.) һәм роликлар (факслар, ЛПУ, плоттерлар).

Төрле максатлар өчен (төрү, язу, машиналары, принтерлар ,копироваль техникалар һ.б. ) бөтен төрдәге форматлы кәгазьләр эшләп чыгарабыз.

кәгазьне төрле типтагы роликларга, форматтагы битләргә кисү, сортларга аеру, төрү җиһазлары. Базар таләпләре буенча һәрдаим яңартылып торучы станок паркында 50 төрдән артык югары җитештерүчәнлекле һәи җиңел үзгәртеп корылышлы GIEBELER, GOEBEL, SOMA.ADAST атаклы компанияләренең җиһазлары эшли. Бу безгә бик киң ассортиментта кәгазь продукциясе чыгарырга һәм офсет ысулы белән тулытөсле сүрәтләр эшләргә мәмкинлек бирә.

Контактлар

РФ, 107078, Мәскәү, Большой Харитоньевский тыкрыгы, 22-24
Телефоннар: (495) 777-70-70

E-mail:

Web:


ХЧҖ "Мост-1"

Предприятиенең төп эш юнәлешләре:

  • Упаковка материалларын җитештерү һәи реализацияләү
  • Упаковка материалларын җитештерү һәи реализацияләү
  • Алюминий һәм авыр төсле металл прокатын реализацияләү
  • Электротехник продуктларны реализацияләү
  • Упаковка материаллары сәнәгате һәм башка өлкәләр өчен җиһазлар реализацияләү
  • Җылытып утыртыла торган «НРЛ» материаллар җитештерү һәм реализацияләү.

Алюминий сыегайтылган, ламинир кәгазь, фольгокартон, фольгадан катлаулы упаковка төрләре, полиграфик бизәлешле кәгазьләр һәм пленкаларны үзебездә эшләп чыгару «Мост-1» ХЧҖенэ базарга киң ассортиментта заманча сыйфатлы упаковкалар тәкъдим итәргә мөмкинлек бирә. “МОСТ-1” ХЧҖ “Русский алюминий” сәүдә йортының рәсми дистрибьюторы булып тора. Ул «Союзупак» һәм «Российская Ассоциация Металлоторговцев» Бөтенрәсәй ассоциациясенең алдынгы һәм актив члены, һәрдаим тематик күргәзмәләрдә катнаша. Предприятие базарга “СМЗ” ААҖ, “БКМПО” ААҖ, “КУМЗ” ААҖ, “СМК” ААҖ, “МИХАЛЮМ” ААҖ җитештергән продуктларын киң ассортиментта чыгара. Үзенең заманча складлар базасы һәм транспорт паркы бар. “МОСТ-1” ХЧҖ клиентларның ассортимент буенча таләпләрен, тәэмин итү күләмен тулысынча үти. Соңгы елларда РФ предприятиеләренә электротехник продукция (кабель, трансформатор һ.б.) чыгару арта. Предприятиенең 12000 кв.м. дан артык офис, склад һәм производство мәйданында 500 кеше эшли. “МОСТ-1” ХЧҖ РФ һәм БДБнең 5200 предприятиесе белән эшли. Предприятие керемнең төп өлешен производствоны үстерүгә һәм сату базарын киңәйтүгә тота. Продукцияне реализацияләү ел саен 15% ка арта.

Контактлар

Юридик адрес:
129323, Мәскәү, Лазаревый пр-ды, 1

Секретариат
Телефоннар/Факс: (495) 925-31-05, (495) 180-45-88
Е-mail:
 

Упаковка материаллары:
Телефоннар/Факс: (495) 186-60-88, 186-04-48, 180-12-02, 180-98-45
Е-mail:
 

Emballage
Телефоннар/Факс: 186-16-69 (факс), 925-31-07, 186-30-19
Е-mail: 

Web:


«Элопак» ЯАҖ

Элопак компаниясе 250 мл.дан 2000 мл. га кадәр сыешлы сыек азык продуктлары өчен упаковкалар һәм упаковкалар системасы җитештерүче дөнья күләмендәге эре предприятиеләренең берсе. Компаниянең упаковка төрләрен чыгару нигезендә Пюр-пак тибындагы пакетлар ята. Компаниянең җитештерүчәнлеге сәгатенә 3000-16000 упак. булган автоматлары бар. (АКШ, Япония, Италия ). Гарантияле һәм гарантиядән соң хезмәт күрсәтелә.

Контактлар

119048, Мәскәү, Усачева ур, 35, 1 төз.
Телефоннар:(495) 626-54-90
Факс: (495) 626-54-88

Е-mail:

Web:


«Полекс Упаковка» ЯАҖ

«Полекс Упаковка» ЯАҖ сөт һәм азык-төлек промышленносте өчен полипропиленнан югары сыйфатлы упаковка таралары, лотоклар, контейнерлар һәм кулланылыш упаковкалары чыгару өлкәсендә Рәсәйнең эре лидерлары исәбендә тора.

O111141, Мәскәү, Кусковская ур, 20а, 501 В офис.

Телефоннар: (495) 221-91-91(многоканальный)
Факсс: (495) 221-91-91

Е-mail:

Web:


" Воскресенск консерв комбинаты " ХЧҖ

“ВВК” 1999 елда төзелде. Ул сөт консервлары, сөт, кондитер, ипи пешерү промышленносте өчен ингридиентлар җитештерү буенча специальләшкән. Заманча немец вакуум-парга әйләндерүче җайланмалар белән җиһазландырылган. Чимал сыйфаты һәм җитештерелгән продукция югары стандартлы. Производствода заманча технологияләрдән һәм табигый чималдан файдалану продукциягә тиешле сыйфат дәрәҗәсе бирә. Шулай ук технолог-белгечләрнең продукция чыгару ысулларын тирәнтен өйрәнеп торулары нәтиҗәсе дә. “ВВК” продукциясе – «бәя-сыйфат» принцибына туры килүче продуктларның киң ассортименты. Җитештерүнең һәр этабында даими контроль булу продуктның югары сыйфатын гарантияли.

Предприятие белгечләре кулланучылар зәвыгын җентекләп өйрәнәләр. Шуның нәтиҗәсендә яңа рецептуралар һәм ризыклар әзерләнә.

Предприятие даими рәвештә клиентлар белән эшләү сыйфатын яхшыртуга игътибар бирә, сыгылмалы бәяләр сәясәте үткәрә, төрле өстәмә хезмәтләр күрсәтә.

Контактлар

Генераль директор: Дидко Альбина Анатольевна
Телефоннар: (495)956-24-28

Адрес: Мәскәү өлкәсе, Воскресенск ш., Московская ур, 47

E-mail:

Маркетинг бүлеге::

Телефоннар: (495) 956-24-49.
Факс:
(495) 232-53-61

E-mail:

Web:


"Шоколадница" кондитер фабрикасы

“Шоколадница” кондитер концерны шоколад һәм кондитер глазуре җитештерүдә специальләшкән. 4 ел эчендә предприятиенең технологлары базарның бөтен сегментлары өчен 70 төрдән артык глазурь җитештерү ысуллары уйлап таптылар. Продукция кондитер эшләнмәләре чыгару өчен яраклаштырылган, туңдырмаларны һәм глазурьлы сырок ясау өчен тотыла.

2007 нче елның февраленнән предприятие яңа төзелгән мәйданнарда эшли башлады. Производство яңабаштан җиһазландырылды. Германия һәм Швейцариядән килгән яңа производство линияләре, җитештерүне автоматлаштыру, продукция җитештерүне айга 2000 т. Га җиткерергә мөмкинлек бирде. Предприятиедә продукциягә бирелгән рецептураның даимилек параметрларын гарантияләүче автоматлаштырылган рецептура станцияләре урнаштырылган.

Предприятиедәге сервис-техник хезмәте белгечләре глазурьлау линияләрен, температура саклау савытларын, суыту туннельләрен урнаштыралар һәм тоташтыралар.

Концерның технологлары бу өлкәдә күп еллык эш тәҗрибәләре бар. Алар глазурь җитештерү технологиясен һәм кулланучыларның аның сыйфатына карата таләпләрен яхшы беләләр.

Бүгенге көндә предприятие шоколад кәнфитләренең премиум сортларын чыгарырга әзерләнә.

Предприятие Мәскәү өлкәсенең Домодедово районында урнашкан. Мәскәү клиентлары уңайлылыгы өчен, “Академическая” станция метросы кырында “Шоколодница” Сәүдә йорты урнашкан.

Контактлар

Безнең адрес: Мәскәү, Профсоюзная ур, 3

Телефоннар: (495) 124-72-02,
Факс: (495) 124-53-90

E-mail:

Web:

«НаDo» ХЧҖ

«НаDo» фирмасы җиләк-җимеш кушылучы тәмләткечләре, желедан мармелад, туңдырма җитештерүдә һәм сатуга специальләшкән. Ул концентратлаштырылган соклар һәм җиләк-җимеш пюресын җитештерә.

Аның ассортиментында: туңдырма, сөт продуктлары (йогырт, глазурьлы сырок, кефир, эремчек десертлары), икмәк пешерү һәм кондитер промышленносте очен җиләк-җимеш кушылучы тәмләткечләр, кондитер группасы өчен кушыламалар һ.б.

Җитештерелгән продукция 25-1000 кг. лы асептик һәм 12,5, 25, 250 кг. лы асептик булмаган савытларга тутырыла.
Һәрбер продукция сертификатлы һәм сыйфат таныклыгы белән расланган

Контактлар

Адрес: 446301, Самара өлкәсе, Отрадный ш, Совет ур, 2

Телефоннар: (84661) 2-27-68,
Факс:
(84661) 5-15-60, 5-15-40, 5-15-51


"Ланит-99" ХЧҖ

«Ланит-99» ХЧҖ Россия базарына азык-төлек промышленносте өчен табигый ингридиентлар кую лидеры.

Ул 1999 нчы елда фикердәшләр группасы белән төзелә. Хезмәткәрләрнең югары профессионализмы һәм бизнесны Европа стандартларына юнәлтеп бару нэтиҗәсендә “Ланит-99” елдан-ел үзенең даими клиентлары исемлеген киңәйтә һәм товар ассортиментын үстерә. Бүгенге көндә компания 150 дән артык ингредиент төре тәкъдим итә.

Компания ассортиментын 4 төргә бүлергә була:

  • Киптерелгән үләннәр һәм яшелчәләр,
  • Табигый тәмләткечләр
  • Чикләвек, киптерелгән җимеш, повидло
  • Азык кушылмалары

Төп ассортиментыннан тыш, заказ буенча эшләнә торган позицияләр дә бар. Еш кына бу заказ бирүченең чыгару ысуллары белән үзенчәлекле, берничә эшкәртү стадиясе үткән югары сыйфатлы тәмләткечләр. Алдан сөйләшенгән график клиентка товарны үз вакытында тапшыруны гарантияли һәм товарны складларда озаклап тотудан саклый.

“Ланит-99” һәрвакыт клиентка юнәлтелгән һәм шуның өчен барлык хезмәттәшлек шартлары индивидуаль тәртиптә тикшерелә.

Россия җитештерүчеләренең мәнфәгатен исәпкә алып, компания хезмәт күрсәтү сыйфатын яхшырту һәм өстенлекле хаклар турында махсус программа эшләде.

Контактлар

Телефоннар:
+7 (495) 232-40-00 (многоканальный)

Факс:
+7 (495) 230-61-93

Адрес:
123007, Мәскәү, Хорошевское юлы, 32а., 22нче төзелеш, 3 нче подъезд, 1нче кат

Web:


«Союзснаб» компанияләр группасы

“Союзснаб” сәүдә промышленносте компанияләре группасы 1991 нче елда төзелгән. Ул Россия һәм якындагы чит илләр предприятиеләре өчен ингредиентлар китерү һәм җитештерү базарында иң эре оешма булып санала.

Компанияләр группасының эш өлкәсе азык-төлек сәнәгатенең барлык предприятиеләрен, косметик, лак буяу, төзүче, химия промышленносте һәм көнкүреш химиясе, шулай ук терлекчелек хуҗалыкларын үз эченә ала.

“Союзснаб” үзенең үсеш юлын азык-төлек промышленносте өчен чимал һәм ингредиентлар белән тәэмин итеп торудан башласа, хәзер ул төрле тармакларда клиентларга комплекслы хезмәт күрсәтүче, ягъни индивидуаль чимал төрләрен эзләп табу, тәэмин итүдән башлап, технологик процессларны яңартып кору буенча уртак проектлар эшләү һәм производствога кертеп җибәрүче сәүдә промышленносте компанияләре группасына әйләнде.

Стратегик үсеш планын максатчан файдаланып, “Союзснаб” чын мәгънәсендә производство базасы, дөньяның алдынгы җитештерүчеләре белән күпьеллык партнерлык мөнәсәбәтләре, алдынгы логистика системасы, заманча информацион технологияләр, Россиядә һәм якындагы чит илләрдә киң тармаклы филиаллар челтәре, инновацион технология үзәге, аналитик лаборатория, үз эшләрен оста башкаручы персонал.

Үсешнең яңа юнәлешләрен даими эзләү, үзара файдалы хезмәттәшлек методларын камилләштерү, тәэмин ителә торган чималның иң яхшы төрләрен сайлау, “Союзснабка” һәр елны клиентлар сферасын киңәйтергә, тәэмин итүче партнерларның абруен ныгытырга,якын һәм ерак чит илләрдән яңа компанияләр белән мөнәсәбәтләр урнаштырырга мөмкинлек бирә. Дөньяның иң яхшы җитештерүчеләреннән һәм үзебезнең производстводан киң ассортиментта чимал, сыйфатлы сервис, информацион-технологик ярдәмләшү, хезмәткәрләрнең һөнәри осталыгы, һәр клиентка дустанә һәм индивидуаль якын килү – шушы берничә генә фактор Россиянең һәм якын чит илдән 7500 предприятиенең “Союзснаб” компанияләр группасын бизнес буенча партнер итеп сайлавында хәлиткеч роль уйнады.

Сатуның прогрессив технологияләрен кертү, клиентларга сыйфатлы сервис, сизелерлек үсеш потенциалы безгә горурланып киләчәк турында сөйләргә хокук бирә.

Контактлар

Үзәк офис
Адрес: 143400, Россия, Мәскәү өлкәсе, Красногорск ш., Ильинский тупик, 6
Телефоннар: (495) 937-87-37 (многоканальный)
Факс: (495) 937-87-20

Е-mail:

Сату департаментлары:
Кондитер юнәлеше: (495) 937-87-48 (-26, -30)
Май җитештерү юнәлеше: (495) 937-87-35
Cөт юнәлеше: (495) 937- 87-34
Ит юнәлеше: (495) 937- 87-44
Икмәк пешеръ юнәлеше: (495) 937- 87-31
Тундырма ясау юнәлеше: (495) 937- 87-34
Эчемлекләр ясау юнәлеше: (495) 937-87-46
Авыл-хуҗалыгы: (495) 937-87-50
Азык-төлек концентратларын җитештерү юнәлеше: (495) 937-87-72

Персонал бүлеге: (495) 937 8757
Реклама бүлеге: (495) 937 8752

Web: