SAO «Dmitrovskiy molotchniy zavod» - le Lait, le fromage blanc, la crème fraîche, le fromage fondu, le kéfir, le lait condensé, l'huile à la crème, l'huile végétal. Le directeur : Aleksandrov Konstantin Borissovitch.



Җитештерү


Безгә 80 ел! Кечкенә срок түгел. Юл буендагы сөт кабул итү пункты сөт продукциясе җитештерүче иң эре предприятиеләрнең берсенә әверелгәнче күпме сулар аккан. Кадрлар мәсьәләсе буенча Дмитров сөт заводының бүгенгесе нинди? Бу югары квалификацияле профессионаллар командасы.
Заводның яңа җиһазлар белән тәэмин ителүе ничек? Безнең предприятиедә барлык алдынгы Европа илләренең һәм Россия җитештерүчеләренең сөт эшкәртү җиһазлары урнаштырылган һәм алар бик уңышлы эшлиләр. Алдынгы технологияләрне бергәләп төзелгән программа нигезендә кертү, безгә сыйфаты буенча мактауга лаеклы продукция эшләргә мөмкинлек бирә.
Без күргәзмәләрдә һәм фәнни конференцияләрдә актив катнашабыз, бөтен яңалыкны күзәтәбез һәм вакыт белән бергә атлыйбыз.

Сыйфат хезмәте

Продукциянең сыйфаты һәм хезмәт күрсәтү өлкәсендәге Россиянең милли политика концепциясен , РФ хөкүмәтенең һәм Федераль Агентлыгының стандартлаштыру, сертификатлаштыру өлкәсендә техник тәртип һәм метрология турындагы карарын исәпкә алып, бик тиз узгәрүче базар шартлары, кулланучыларның таләпләре үсә баруы сыйфат системасының даими рәвештә, сизгер үсүен таләп итәләр.
Сыйфатны тикшерү бүлегендә генә дә 30 дан артык белгеч эшли. Һәр җитештерү цехында өчәр баскычлы сыйфат тикшерү системасы эшли. Шул ук вакытта, бөтен җитештерү процессын, өр-яңа сөтне кабул итүдән башлап әзер продукцияне җибәргәнгә кадәр, заводта 4 бәйсез лаборатория тикшерә.
Продукция сыйфатын контрольдә тоту буенча тышкы бәйсез лабораторияләр белән дә эшлибез. Болар Соекс Тест, Сөт сәнәгате Бөтенсоюз фәнни-тикшеренү институты, Бәйсез Тикшерү Лабораториясе (НИЛ “Молоко”), ФГУ “МенделеевскЦСМ”, ФГУЗ “Эпидемиология һәм гигиена үзәге” (Мәскәү өлкәсе), ҖЧҖ “Карат Фәнни-техник үзәге”, “Сергиево-посадский ЦСМ” ҖЧҖ һ.б.

Безгә 80 яшь һәм бу безгә үрнәк предприятие булуны йөкли. Бездә сыналган сөт традицияләре һәм гаять зур тәҗрибә һәрчак яңа зарарсыз һәм тәмле ризыклар чыгаруны тәэмин итә.
Без үзебезнең завод, үзебезнең коллектив белән, үзебезнең тарихыбыз белән горурланабыз.