SAO «Dmitrovskiy molotchniy zavod» - le Lait, le fromage blanc, la crème fraîche, le fromage fondu, le kéfir, le lait condensé, l'huile à la crème, l'huile végétal. Le directeur : Aleksandrov Konstantin Borissovitch.



Рецептлар





Яшелчәле сөтле аш

500 гр. кәбестәне шакмаклар белән кисәргә. 5 әрчелгән телемләп киселгән бәрәңге, эре кыргычтан 3 кишер кырырга, барысын бергә кушап бераз су, тоз салып – яртылаш әзер булганчы пешерергә, аннары әкрен утта сөт өстәп пешереп бетерергә. Тиешенчә тоз һәм борыч өстәргә. Биргән вакытта “Дмитров сөт заводы” атланмае кисәге салырга.

Украин чумары белән сөтле аш

100 гр. он, 200 гр. су, 2 йомырка, 25 гр. Дмитров сөт заводы атланмае – барысын кушып камыр басарга. Камырдан чумар ясарга һәм ДСЗ сөтен су белән кушып, чумарны салып пешерергә.Чумарга шикәр салырга. Өстәлгә биргәндә, тарелкаларга берәр кисәк шикәр салырга.

Чумарлы сөтле аш

Ярты стакан дөгедән пешкән ботканы иләк аша үткәрергә, массага 5 йомырка сытып болгатырга, тозны тәменчә салырга. Әзер массаны чәй калагы белән кайнап торган сөткә сала барып пешерергә.

Токмачлы сөтле аш

Токмач әзерләү: Бер ярым стакан бәрәңге крахмалын 3 стакан суда болгатырга. 1 йомырка сытып, белен консистенциясенә җиткерергә. Әзер камырдан 1-2 мм. калынлыгында коймак пешерергә. Суынган коймакларны токмач итеп кисәргә. 3,2% майлылыгы булган 6 стакан ДСЗ сөтенә су кушып, кайнатып чыгарырга, шуңа әзерләнгән токмачны салып, әзер булганчы пешерергә. Иң соңыннан тоз өстибез, 2 аш кашыгы шикәр, 2 аш кашыгы ДСЗ атланмае кушып, өстәлгә бирергә.

Әчегән сөттән окрошка

Зур яңа өлгергән кыярны кабыгыннан чистартып, шакмакларга кисәргә, тоз сибеп, 8-10 мин. тотарга.Шуның өстенә Дмитров сөт заводының 0,75 л. оеган сөтен, 2-3 тырнак төелгән сарымсак, 2 каты пешкән йомырка өстәргә. Вак итеп туралган петрушка һәм тәменчә борыч өстәп бирергә.

Әрмәнчә әзерләнгән окрошка

200 гр. арыш яки бодай ипиен вак кисәкләргә турап, шуңа 150 гр. туралган яшел суган кыягы, тоз, барысы өстенә ДСЗның майлылыгы 3,2% кефир яисә оеган сөт, 1:1 исәбенә кайнаган су белән сыеклап салырга. Әчерәк булсын өчен һәр аш кашыгы кырылган торма һәм кырган керән салырга мөмкин. Өстәлгә майлылыгы 20,0% каймак һәм төелгән кара борыч бирергә.

Дмитров сөт заводының эретелгән сыры белән окрошка

100 гр. ДСЗның эретелгән сырын вак шакмакларга кисәргә, өстенә 1л . эремчек суы салырга, тозларга, борычларга, 3-4 мин. пешереп алырга. 3 яңа өлгергән кыярны шакмакларга турап, 1 баш вакланган суган салырга. Биргәндә ДСЗ каймагы һәм ваклап туралган петрушка белән тәмләргә.

Сөтле окрошка

150гр. яшел суган һәм 50 гр. укропны вак итеп турарга, 200 гр. яңа өлгергән кыярны шакмакларга ваклап, 250 гр. пешкән вакланган сыер ите, 3 каты итеп пешерелгән йомырканы вакларга. Барысысы өстенә ДСЗның 1л. оеган сөтен яки майлылыгы 3,2% булган кефир салырга, тәменчә тоз, шикәр салырга һәм суытырга. Табынга бирелер алдыннан майлылыгы 15,0% ДСЗның каймагы һәм вакланган петрушка салырга.



ДСЗ эремчеге белән голубцы

Тозлы суда 2,5 аш кашыгы дөге пешерергә, суытырга, чи йомырка белән ДСЗ ның уылган 9%лы эремчеген кушып, тоз, борыч салып изәргә. Фарш ясалгач, конверт итеп кәбестә яфрагына төреп, табада кыздырып алырга. Калай табага тезеп, өстенә каймак сибәргә һәм духовкада томалап пешерергә. Табынга ДСЗ ның 20,0%лы каймагы белән бирергә.

Помидор белән каймакта томалап пешерелгән кольраби

500 гр. кольраби чистартыла, вак кисәкләргә турап, кәстрүлгә салына. 20 гр. ДСЗ ның атланмае өстәп, өстен каплап пешергә. Пешеп беткәч, 100 гр. ДСЗның майлылыгы 20% булган каймак, 10 гр. он белән бутарга һәм яңадан 5-10 мин. томалап пешерегә. 300 гр. помидорны кисәкләргә турарга һәм ДСЗның үсемлек маенда кыздырып алырга. Кәбестәне зур тәлинкәләргә тезеп, кыздырылган помидор белән бизәргә, яшел тәмләткечләр сибәргә.

ДСЗ каймагы белән ташкабак

1 кг. ташкабакны чистартырга, 1 см. калынлыгында түгәрәкләр кисәргә, тозлы суда укроп белән пешерергә. Каймаклы соус әзерләү өчен: 300 гр. 20% лы ДСЗ каймагына 2 аш кашыгы эретелгән атланмай (үсемлек мае да ярый), яхшылап болгатырга, кара борыч һәм тоз өстәргә, 4 тырнак төелгән сарымсак, яшел укроп – барысын яхшылап болгатырга, әзер ташкабакны зур тәлинкәгә тезеп, өстенә каймаклы соусны салып чыгабыз.

Сөтле соуста брюссель кәбестәсе

1 кг. кәбестәне тозлы суда пешерергә. Тишекле чүмечтә сыгып, 2,5 аш кашыгы җылынган атланмай белән болгатып, җылытып алырга. Өстенә сөтле соус салып, кайнатып чыгарырга. Табынга вакланган яшеллек белән бирергә.

ДСЗ эремчеге белән тутырылган ташкабак

6 ташкабакны чистартырга, урталай ярырга, эчен алырга, кайнар суда пешекләп алырга, тишекле чүмечтә сыгарга. 9%лы ДСЗның эремчеген 2 йомырка һәм 30 гр. атланмай белән яхшылап изәргә, туралган укроп, тоз кушарга. Әзер булгач, ташкабак эченә шушы фаршны тутырабыз, тирән табага яки кәстрүлгә тезеп, өсләренә 1 аш кашыгы сарымай сибәбез дә, духовкада кызгылт төскә кергәнче тотабыз. Табынга биргәндә өстенә 2 аш кашыгы ДСЗның каймагын салып бирәбез.

Фаршны дөгеле эремчек белән дә әзерләп була. 200 гр. эремчекне 1 йомырка, 1 аш кашыгы төелгән сохари белән яхшылап изәргә. Аз гына суда 2 аш кашыгы дөге пешереп алырга, вак итеп туралган суганны кыздырып, төелгән кара борыч, тоз, яшеллекләрне бергә салып, эремчек белән болгатырга. Әзер фаршны кабак эченә салып, 1 аш кашыгы сарымайда кыздырып алырга, аннары кәстрүлгә салып, өстенә томат соусы сибәргә һәм духовкада кыздырырга.

ДСЗ эремчеге белән кишер запеканкасы

1 кг. кишерне чистартып, әз генә суда пешереп алырга, үсемлек мае кушарга. Йомшаргач, кишерне 3,2% лы ДСЗның сөтендә чылатылган ак ипи белән бергә иттарткычтан чыгарырга, иләк аша үткәрелгән 500 гр. эремчек кушарга, 3 аш кашыгы шикәр, 3 йомырка, тоз кушып, яхшылап болгатырга. Хасил булган катнашманы майланган, сохари сибелгән табага таратып салырга, өстенә сохари сибергә, май бөркергә һәм духовкада кызгылт төскә кергәнче кыздыдырга. Табынга 20,0% лы каймак яки каймаклы соус белән бирелә.

Кишер пудингы

400 гр. кишерне чистартып ,кисәкләргә турарга, бераз майлылыгы 1,5% булган ДСЗ сөте, 15 гр. атланмай салып, әзер булганчы духовкада томалап пешерергә. Әзер кишерне иттарткыч аркылы чыгарып, 200 гр. сөт, 30 гр. манный ярмасы, 2 йомырка сарысы һәм 30 гр. шикәр комы кушып болгатырга. Бу катнашмага йомырка агы кушып, әкрен генә болгатырга, майланган, сохари сибелгән формага салып, тигезләргә һәм әзер булганчы сулы савытка куеп пешерергә. Май яисә кайнатма белән бирелә. Кишернең яртысы алма яки күрәгә белән алыштырырга мөмкин.

Дөгеле һәм эремчекле кишер пудингы.

500 гр. кишерне чистартып, турарга, 1 стакан ультрапастеризацияләнгән 3,2% лы сөте салырга. 20 гр. атланмай кушып, әзер булганчы томалап пешерергә. 60 гр. дөге пешереп, суытырга, 150 гр. эремчекне яхшылап изәргә, дөге һәм кишер белән кушарга. 30 гр. шикәр комы, 20 гр. атланмай, 2 йомырка сарысы салып, яхшылап болгатырга һәм саклык белән күпертелгән йомырка агы кушарга. Катнашманы майланган, сохари сибелгән табага җәеп салырга, өстен майларга, духовкада кыздырырга,май яки каймак белән бирелә.

ДСЗның 9,0% лы эремчеге белән тутырылган борыч

1 кг. баллы борычны тутыру өчен әзерләргә. 400 гр. 9% лы эремчек, 2 чи йомырка, 4 чәй кашыгы шикәр комы, тоз кушылган фарш ясала. Фаршны борычка тутырып, кәстрүлгә тезәргә, каймак соусы сибеп, духовкада әзер булганчы томалап пешерегә.

ДСЗның 9% лы эремчеге белән пешерелгән помидор.

600 гр. помидорны кабыгыннан чистартырга, тозлап, 4 аш кашыгы ДСЗның үсемлек маенда томалап пешерергә. Уттан алгач, ярты стакан төелгән сохари, 1 стакан 9% лы эремчек, борыч, туралган петрушка белән кушып болгатырга һәм майлы калай табага җәеп салырга, 3 йомырка белән 3,2% лы сөтне болгатып, табадагы катнашма өстенә салырга. Духовкада кызгылт төскә кергәнче тотарга.



Salade de radis au fromage blanc 1,8% (sans gras) DMZ

Mélanger 100 g fromage 1,8% DMZ avec 1 cuillère à soupe de lait de 3,2% DMZ et 1 cuillère à café d'huile végétale DMZ, ajouter le radis (5 - 6 pcs.), coupé en cubes, le persil et le sel au goût. On peut ajouter à la salade de carottes, râpé sur une râpe à gros trous, d'oignon haché finement et la pomme haché.

Salade de radis au fromage DMZ

Nettoyer le radis et verser dans l'eau froide à 15 - 20 minutes. Hacher finement les oignons verts. Placer des couches des rondelles du radis trempées dans l'eau et l'oignon, saupoudrer du fromage Gaudi DMZ, râpé sur une râpe à petit trous, et mettre un petit morceaux de beurre DMZ.

Salade de tomates avec du fromage Gouda DMZ

Etuver 200 g tomates, peler et couper en rondelles. Raper à gros trous 150 g de fromage DMZ, le mettre dans le saladier, ajouter les tomates et l'oignon, coupés en petits cubes. Verser le mélange de la mayonnaise DMZ (80g) et la crème sure 20% DMZ (100 g), ajouter le poivre, le sel et le jus de citron au goût. Avant de servir, parsemer la salade de persil haché.

Salade de tomates au fromage de brebis DMZ

Couper le fromage (100 g) en cubes d'épaisseur 1 cm , mettre dans une casserole, couvrir d'eau bouillante et laisser reposer 20 minutes. Puis vider l'eau. Poser sur un plat de fromage, de tomates coupés (4 pcs.) et 2 cuillères d'oignons verts hachés. Ajouter la crème de DMZ ou un mélange de crème et d'huile végétale en quantités égales. Décorer avec une petite salade.